22 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Өй иясе чәч кисүне яратмады
Өйдәге барлык сәер хәлләр дә кечкенә кызыбызның чәчен кыска итеп кисеп кайткач башланды. Йоклаганда ишек ачылган тавышлар, кранда су агып алу, хәтта ут яндырып, сүндереп алулар. Димәк, йорт иясе яратмады.
-
Сырганак кайнатмасы
Сырганак файдалы матдәләргә бай җимеш. Аның чәчәкләре иртә язда, куак үзе яфрак ярганчы чәчәк ата. Җимеше кышка хәтле сакланырга мөмкин. Кечкенә кызгылт-сары җимеше медицинада да, косметологиядә дә киң кулланыла. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: ул бары тик җил белән генә серкәләнә. Ә сырганак үссен өчен, ана куак янында ата куак та булырга тиеш. Шунсыз уңыш булмаячак.
-
Җил тиеп, муен авыртса, нишләргә?
Җил тиеп, муен авыртса, җылыта торган компресс ясагыз: керән тамырын эре угычта уып, 2-3 аш кашыгы теләсә нинди май кушыгыз да барлыкка килгән ботканы марляга салып, авырткан урынга куегыз. Өстеннән целлофан белән урап, шарф чорнап куегыз. Компрессны 20 минут тотыгыз.